Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 21 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

"Орион" яшьләр үзәгендә «Һөнәргә адым» дигән эко тирәлектә һөнәри пробалар фестивале узды. Чара «Мусора.Больше.Нет.Набережные Челны» шәһәр балалар экология хәрәкәте инициативасы белән үсмерләргә һөнәри юнәлеш бирү максатыннан үткәрелә. 

Чаллы студентлары  һәм 6, 49, 45, 52, 58 мәктәпләрдә белем алучылар, Шәһәр укучылар  советы, КФУның Инженер-икътисад көллияте, медицина көллияте, Чаллы сәүдә-технология институты, «Батыр арысланнар» скаут отряды, экскурсияләр форматында 56 кешелек журналистика мәктәбе экологик юнәлештәге һөнәрләр белән таныштылар.

Белгечлек станцияләрен узганнан соң, "Экоактивлар" проекты кысаларында плакатлар конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Җиңүчеләр автокаланың экология музеена билетлар һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгыннан бүләкләр белән бүләкләнде.

Пәнҗешәмбе, 14 март 2019, 14:36