Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 19 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Автокалада яшәүчеләр, гадәттәгечә, ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылачак. Бөтен шәһәр буенча, җәмәгать урыннарында Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт һәм хәтер символын таратучы иреклеләрне очратырга мөмкин булачак. 25 апрельдә акция Энтузиастлар бульварында башланып китә: тасмаларны «Шәмәхә НЕОН» балалар һәм яшьләр иҗат иҗтимагый оешмасы активистлары таратачак. Аннары 29 апрельдә, 1 һәм 8 майда тасманы «Яшь гвардия» активистлары Энтузиастлар бульварында, «Омега» сәүдә үзәге каршындагы, «Азатлык» мәйданында һәм Боровецкий бульварында өләшәчәк. Акция 9 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә 60 меңнән артык тасма тарату планлаштырыла.

Чәршәмбе, 24 апрель 2019, 09:32