Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 20 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллыда 2018/2019 уку елында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары студентлары Спартакиадасы кысаларында волейбол буенча зона ярышлары тәмамланды. Ярышлар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла. Турнирда алты команда көч сынашты: В. Д. Поташов исемендәге техник көллият, Яр Чаллы дәүләт сәүдә-технология институты, Л. Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы, Яр Чаллы политехника көллияте, Е. Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте һәм педагогика көллияте.

 Нәтиҗәләр буенча Л. Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы командасы беренче урынны алды, техник көллият икенче урынга чыкты. Өченче урынны Яр Чаллы политехника көллияте командасы алды.

Ярышлар һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында волейболны популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрне спорт белән шөгыльләнүгә тарту һәм иң көчле командаларны ачыклау максатыннан үткәрелде.

Сишәмбе, 23 апрель 2019, 13:51