Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 19 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллыда "Җиңү диктанты" Бөтенроссия тарихи акциясенә кушылдылар. Анда 100дән артык шәһәрдәшебез катнашты. Диктант Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына һәм Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышлана. Чара башында катнашучыларга Ватан тарихының данлы сәхифәләре һәм герой-фронтовикларның сугыш истәлекләре турында видео күрсәттеләр.

"Җиңү диктанты" Россиядә 1233 мәйданчыкта узды. Татарстанда тарихи акциягә ярдәм итү өчен мәйданчыклар шулай ук Казанда, Түбән Камада, Әлмәттә һәм Бөгелмәдә ачылды.

Сишәмбе, 7 май 2019, 16:57