Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 20 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

 Яр Чаллы ветераннарының җыелма командасы волейбол буенча Россия беренчелегендә 5 нче урынны алды. Ярышлар 1 сентябрьдән 17 сентябрьгә кадәр Анапада (Витязево) уза. Чаллы волейболчылары 9 кешедән торган 50+ категориясендә тәкъдим ителде. 50+ төркемендә чаллылыларның көндәшләре: Донецк Халык Республикасы, Балашиха һәм Пермь шәһәрләре җыелма командасы. Беренче уенда чаллылылар Донецк Халык Республикасы  җыелма командасын 2:0 исәбенә отты, шулай ук Балашиха командасын җиңде һәм Пермьдә җиңелде, әмма төркемнән чыктылар. Алга таба 0:2 исәбе белән Санкт-Петербургка оттырды, Алушта командасын (2:1) отты һәм Реутовка (1:2) оттырды (Мәскәү). 

Чаллының тагын бер командасы 70+ категориясендә 6 нчы урынны алды. Автокаладан килгән команда Яр Чаллы шәһәре волейбол федерациясе ярдәме белән оештырылды.

Чәршәмбе, 11 сентябрь 2019, 09:04