Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 20 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бүген Чаллыда өмә кысаларында Урман утырту көне узды. Акциягә шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитет хезмәткәрләре һәм предприятие җитәкчеләре кушылды.

Барлыгы берничә сәгать эчендә ЗЯБ поселогының 17А/1 йорты янындагы мәйданчык үзгәрде, анда кыш көне Яңа ел чыршысы үткәрелә. Биредә чыршы һәм юкә утыртылды.

"Яшел төс һәрчак күзләрне сөендерә. Без экологик торышны яхшыртабыз. Бу – синең эшең, игелекле эшләрең турында хәтер. Һәр яктан без уңай якларны күрәбез. Бу искиткеч микрорайон. Биредә соңгы елларда төзекләндерү эшләре башкарылган. Ике-өч ел элек бу ташландык, берәүгә дә билгесез урын иде. Бүген биредә брусчатка, асфальт салынды, яктырткычлар куелды.  Яңа ел вакытында биредә чыршы куелачак. Кыскасы, без иҗтимагый киңлекләрне, шәһәребезне шактый актив төзекләндерәбез. Без  битараф булырга тиеш түгел. Шуңа күрә бүген матур сүзләр белән генә түгел, ә үзебезнең яхшы эшләребез белән, яшел шәһәребезне төзекләндерүгә үз өлешебезне кертәбез", – дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.

«Горзеленхоз» ААҖ генераль директоры Сәлим Хәбибуллин сүзләренә караганда, бүген бөтен шәһәр буенча меңгә якын агач һәм куак утырту планлаштырыла. Төзекләндерү айлыгы вакытында Яр Чаллыда барлыгы 10 меңгә якын яшел үсенте утыртылачак.

Агач утырту чараларында шәһәр ЭКОактивистлары да катнашты.

75 юкә Халыклар дуслыгы проспекты буйлап утыртылды.

Шимбә, 5 октябрь 2019, 10:14