Шимбә, 27 июль 2024 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллы курчак театры өчен яңа бинада барлык шартлар да тудырылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

"Татар драма театрын урнаштыру өчен "Колизей" бинасында капиталь ремонт бара. Драма театры күчкәч, Чаллы курчак театры драма театры урынына күчәчәк. Анда да шартлар тудырылачак, бина ремонтланачак. Алар мәктәптән театр процессы өчен тулысынча җайлаштырылган мөстәкыйль территориясе булган, мөстәкыйль бинага күчәчәкләр", - дип билгеләп үтте Ирада Әюпова.

Шулай ук мәдәният министры Татарстан Республикасында «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ул үз эченә өч федераль проектны ала: «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният». Проект кысаларында 2020 елда Татарстан сәнгать мәктәпләрен милли музыка кораллары, интерактив такталар һәм ноталар белән җиһазландырыу каралган. Бу максатка 106,7 млн сум акча бүлеп биреләчәк.

Сишәмбе, 18 февраль 2020, 15:23