Шимбә, 27 июль 2024 / рус тат / обычная версия

 Федерация Советы тарафыннан төбәкләргә торак йортларда яки якын-тирә территориядә спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итү нокталарын тыю хокукы бирә торган закон проекты хупланды һәм Дәүләт Думасы тарафыннан өченче укылышта кабул ителде.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина болай дип билгеләп үтте: "Мондый биналарга карата шикаятьләр миңа һәм коллегаларыма күп тапкырлар килде. Яшермим, закон проектын карау киң бәхәсләр тудырды, яңалыкларга каршы торды. Җәмәгать тәртибен бозуга борчылучы гражданнарның күп санлы шикаятьләренә, үз йортларында алкоголь белән сәүдә итүче барлар һәм кафелар урнашуга карата тискәре мөнәсәбәтенә таянып, миңа шулай ук Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев әлеге закон проектын кабул итүне тизләтүне сорап мөрәҗәгать итте".

"Федераль закон нигезендә без күпфатирлы йортларда һәм якын-тирә территориядә «наливайка» дип аталучы биналарга чикләүләр керттек, минималь мәйданга карата таләпләр билгеләдек, алкоголь сату вакытын чикләдек. Әмма иң мөһиме, хәзер төбәкләр бу таләпләрне катгыйландыра алачак".

Сишәмбе, 21 апрель 2020, 09:46