Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 9 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бүген Шәһәр Советы утырышында депутатлар 63 микрорайонны «Тулпар» сайлау округы чикләренә кертү өчен тавыш бирде.

Яр Чаллыда бер мандатлы сайлау округларының гамәлдәге схемасы 2015 елда расланды. Шәһәр территориясен үзләштерү һәм үстерү, яңа 63 микрорайон барлыкка килү һәм йортларны файдалануга тапшыру белән бәйле рәвештә, 17 нче «Тулпар» бермандатлы сайлау округының гамәлдәге схемасына төгәлләк кертү зарурлыгы туды. Бу хакта бүген Шәһәр Советы утырышында муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе рәисе Азат Фәтхетдинов хәбәр итте.

"Россия Федерациясе гражданнарының сайлау һәм референдумда катнашу хокукы төп гарантияләре турында" 67 нче номерлы Федераль законның 18 статьясы, Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 26 статьясы нигезендә сайлау комиссиясе бер мандатлы округлар схемасын, аның чикләрен билгели һәм муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органына – Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең Шәһәр Советына раслауга җибәрә", - дип аңлатты ул, депутатлардан 17 нче сайлау округының яңа схемасын раслауны сорап.

Пәнҗешәмбе, 28 май 2020, 15:01