Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 7 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Чаллыда Владимир Высоцкийны искә алу кичәсе узды, быел аның вафатына 40 ел. Шул уңайдан аның исемен йөртүче мәйданда шәһәр халкы һәм кунаклары, автор-башкаручының иҗатын яратучылар җыелган иде.

Ел саен бирегә Владимир Высоцкийның шигырьләре һәм җырлары җанына үтеп кергән, аның эмоцияләре белән тәңгәл килгән, кинофильм һәм спектакльләрдә ул уйнаган геройларга дулкынланган, хәтерләрендә әле дә булса Высоцкийның тавышын, җырларын йөрткән, аны үз иткән кешеләр килә. Һәм әйтергә кирәк, мондый чараны уздыру Чаллыда традициягә әйләнде.

Шимбә, 25 июль 2020, 22:15