Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 7 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

 Хәзерге вакытта Яр Чаллыда лабораториядә расланган яңа коронавирус инфекциясенең 808 очрагы теркәлгән. Бу хакта бүген онлайн-киңәшмә барышында шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр итте. 618 кеше коронавирус инфекциясеннән терелде. 85 кеше медицина күзәтүе астында кала. 6 398 кеше медицина күзәтүеннән төшерелде.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте сәүдә үзәкләрен, дәвалау учреждениеләрен санитар һәм эпидемиологик нормаларны үтәүгә тикшерүне дәвам итә. Яр Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев сөйләвенчә, алар адресына эпидемиягә каршы чаралар исемлеген билгеләү буенча күрсәтмәләр бирелә.

"Сәүдә үзәкләрендә дә, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган кибетләрдә дә хокук бозулар бар. Аларның күбесе – кичке вакытта", - дип билгеләп үтте Илгизәр Бариев.

Дүшәмбе, 3 август 2020, 08:51