Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 8 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

30 август көнне Яр Чаллының Җиңү паркында Татарстан Республикасы көненә һәм Яр Чаллы шәһәре көненә багышланган волейбол буенча Кама аръягы шәһәрләре турниры узачак. Ярышларны физик культура һәм спорт идарәсе ярдәме белән берлектә Яр Чаллы шәһәренең волейбол федерациясе оештыра. Турнирда Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Зәй, Әлмәт, Минзәлә шәһәрләреннән 6 кеше (ир-атлар) составында командалар катнаша ала. Катнашу өчен гаризаларны 89178715816 телефоны буенча калдырырга мөмкин - турнирның баш сәркатибе Альбина Әхмәдиева.

Җиңүчеләрне бүләкләр белән «Союз-Регион» компанияләр төркеме һәм шәһәр Волейбол федерациясе тәэмин итә.

Сишәмбе, 25 август 2020, 08:19