Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 8 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

«Төзүче» стадионында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында Мэр Кубогына җиңел атлетика буенча шәһәр чемпионаты һәм беренчелеге узды. Ярышларда 80нән артык кеше катнашты.

Беренчелектә 75, 87, 86, «Өмет», 88 нче коррекция мәктәпләре укучылары катнашты. Җиңел атлетика буенча ярышларда беренче тапкыр «Hinomaru» адаптив каратэ клубының Даун синдромлы спортчы балалары көч сынашты. Шулай ук коляскалы спортчылар, «Яр Чаллы»ның коляскалы шәһәр баскетбол командасы әгъзалары 200 метр дистанциягә һәм ядрә ыргыту буенча ярыштылар.

Гомумкоманда зачеты нәтиҗәләре буенча 1 урынны Комсомол районы командасы, 2 урынны Автозавод районы командасы, 3 урынны Үзәк район командасы яулады.

Җомга, 11 сентябрь 2020, 08:29