Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 9 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

 Яр Чаллыда ДОСААФ җирле бүлекчәсе базасында "Автосессия – 2020" студент яшьләр арасында конкурсның зона этабы узды. Чарада Яр Чаллы, Тукай, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Мамадыш һәм Түбән Кама районнарыннан студент-автомобильчеләр катнашты.⠀

Конкурс ике этаптан торды: "юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр" һәм "автомобильне фигуралы йөртү". Ярыш нәтиҗәләре буенча Мамадыш политехника көллияте җиңүче булды. Икенче урында  – "Автолидер" ЧПУ (Түбән Кама), өченчедә – КФУның Яр Чаллы филиалы (алар Казандагы конкурсның республика этабында Яр Чаллы данын яклаячак).

Дүшәмбе, 21 сентябрь 2020, 15:52