Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының әниләр көненә багышланган «Укытучының күпкырлы таланты» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды.

Бүгенге көндә мәктәптә 22 укытучы эшли, шуларның 11е Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының сәнгать-график факультетын тәмамлаган. Укытучылар Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты каршындагы өстәмә һөнәри белем бирү институты базасында даими рәвештә белем алуларын дәвам итәләр.

Күргәзмәне Яр Чаллы сәнгать көллияте студентларыннан торган «BRASS BAND» төркеме иҗади номер белән ачып җибәрде. Күргәзмәдә чыгарылыш сыйныф чыгарылыш укытучылары Любовь Бегунова, Марат Биктаһиров, Алсу Гыйльметдинова, Рәмис Мингалимов, Рәсүл Мингалимов, Эльвира Муратова,Софья Ульченко, Эльмира Хөсәенова, Флера Чернова, Диләрә Шәйдуллина, Елена Яшина эшләре тәкъдим ителгән.

Сишәмбе, 24 ноябрь 2020, 16:55