Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 24 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллы ЗАГСында мари халкы традицияләре буенча никахлашу теркәлде. Вениамин Утябаев һәм Марина Абышеваның никахлашу тантанасы «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты коллективы, «Марий Сем» халык фольклор ансамбле һәм шәһәрнең Мари җәмгыяте катнашында узды.

Тантанада традицион Мендельсон маршы урынына мари халык көе яңгырады.

Искәртеп узабыз, 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.


Шимбә, 3 апрель 2021, 15:03