Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Комсомол районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча актив эш алып барыла. Бүгенге көндә биредә Бөек Ватан сугышында катнашкан 14 ветеран, концентрацион лагерьларның 10 тоткыны, Ленинград блокадасын кичергән 2 ветеран һәм 472 тыл хезмәтчәне яши.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар һәм бүләкләр белән ветераннар янына Шәһәр Советы депутатлары Альберт Петров, Виталий Агапов, Рубин Бадиков, Сергей Хлебников, Евгений Залогин, Әлфинур Галиәкбәрова, Ленар Сәлахов, Таһир Сөнгатуллин, Асия Кислова  килделәр.

Депутатлар ветераннарга Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлык өчен рәхмәт белдерделәр, аларга ныклы сәламәтлек, уңышлар, тынычлык, бәхет һәм изге теләкләр юлладылар. Ветераннар, үз чиратында, сугыш елларындагы хатирәләре белән уртаклашты, яу кырында үткән авыр сугыш юллары,  халыкның батырлыгы турында сөйләде.

Сишәмбе, 4 май 2021, 17:27