Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллыда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү дәвам ителә. Беренче компонентны 44 225 кеше, икенче компонентны – 34 047 чаллылы алган. Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр иткәнчә: "Шәһәрдә безгә 247 меңнән артык кешене, ягъни 18 яшьтән өлкәнрәк булган шәһәр халкының 60% - ын вакцинацияләргә кирәк. Бу җитәрлек иммун катлама булдыру өчен кирәк, бу исә инфекция таралуны туктатырга һәм барыбызга да гадәти тормыш рәвешенә әйләнеп кайтырга мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте ул.

Әйтергә кирәк, коронавирустан прививканы шәһәр мэры Наил Мәһдиев та ясады.

Шәһәргә барлыгы 46 655 доза вакцин кайткан. Вакцинация өчен пунктлар шәһәрнең барлык өлкәннәр хастаханәләрендә һәм «Омега»сәүдә үзәгендә урнашкан.

Пәнҗешәмбе, 27 май 2021, 12:11