Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

29 май, шимбә көнне, Азатлык мәйданында мультфильм һәм фильм күрсәтү оештырылачак. Яшь чаллылыларны ата-аналары белән 19:00 сәгатьтә чакыралар. Ярты сәгать дәвамында алар игътибарына «Джинглики» мультфильмы тәкъдим ителәчәк. 

19: 20 сәгатьтә 1 сәгать 50 минутлык «Он-дракон» (12+) фильмын күрсәтү башлана. Фэнтези жанрындагы фильм Россиядә төшерелгән. Ул яшь кенәз кызы Мирослава турында сөйли. Никах вакытында аны дракон аждаһа урлый. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фильм Кытай һәм Япониядә  уңыш яулады.

Җомга, 28 май 2021, 09:48