Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина шәһәр активы белән очрашты. Очрашу Пушкин исемендәге 78 нче лицейда узды. Очрашуның темасы - булачак сайлау компаниясе булды.

"Депутат җирле дәрәҗәдәге мәсьәләләрне хәл итү өчен безнең тарафтан сайлана, бу мәктәпләр, юллар, хастаханәләр, театрлар. Һичшиксез, теге яки бу кандидатны агитацияләү өчен без аның тормыш позициясен белергә тиеш", - диде Наил Мәһдиев, очрашуны ачып.

Әлфия Когогина соңгы биш елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде: «Балалар бакчалары, ФАПлар, авыл мәдәният йортлары төзелеше, мәктәпләрне капиталь ремонтлау. Бу объектларны булдыру өчен федераль субсидияләр җәлеп ителгән. Мин чын-чынлап горурлана торган проектлар бар. Иң беренче чиратта, бу - заманча биш мәктәп, көтеп алган татар драма театры,  һәм әлбәттә, Кама аръягы онкология диспансеры. Бу зур команда эше, без аны Рөстәм Миңнеханов, Сәламәтлек саклау министрлыгы, муниципалитет белән уртак эш нәтиҗәсе", - дип билгеләде ул.

"Наил Гамбәр улы белән Чаллыда һәр ел мәктәп төзү хыялы бар иде, һәм ул тормышка ашты!", – дип ассызыклады Әлфия Когогина.

Чәршәмбе, 16 июнь 2021, 13:58