Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Комсомол районында Г. Тукай исемендәге яр буенда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында сертификатлар тапшыру тантанасы узды. Комсомол районы хакимияте Дәүләт һәм Шәһәр Советы депутатлары белән берлектә, сертификатларны формалаштырган, алар ярдәмендә гаиләләр мәктәпкә кирәкле товарларны сатып алачаклар.

Әлеге инициативаны Дәүләт Советы депутатлары Марсель Мингалимов һәм Андрей Фомичев, Шәһәр Советы депутатлары Альберт Петров, Таһир Сөнгатуллин, Ленар Салахов, Виталий Агапов, Рубин Бадиков, Сергей Хлебников, Евгений Залогин хуплады.

Чарада күп балалы гаиләләрдән 25 бала канцелярия товарлары кибетенә сертификатлар алды. Концерт программасында "Энергетик" мәдәният йорты солистлары һәм иҗат коллективлары катнашты.

Җомга, 20 август 2021, 17:36