Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Хәзерге вакытта булачак монолит тимер-бетон күпер конструкцияләрен эретеп ябыштыру, свай сугу, ростверкларны бетонлаштыру эшләре бара. Объектта РБР-16 компаниясе белгечләре эшли - алар күпер кичүен төзү һәм инженерлык челтәрләрен яңадан җиһазландыру буенча эшләр башкара.

Машиналар йөрү өлеше дүрт полосага кадәр, ягъни икешәр яктан да ике полосага кадәр, киңәйтеләчәк. Хәзерге күпер җәяүлеләр юлы өчен хезмәт итәчәк.

Барлык эшләр дә киләсе елның көзендә тәмамланачак. ГЭС поселогын һәм Замелекесье районын тоташтырачак күпер төзелешенә 1 млрд 86 млн сум сарыф ителәчәк.

Фото чыганагы

Шимбә, 21 август 2021, 10:03