Хөрмәтле чаллылылар!
Сезне Татарстан Республикасы көне һәм Яр Чаллы шәһәре көне белән котлыйм!
Дәүләт бәйрәме республиканың күпмилләтле халкының бердәмлек символы булып тора, монда төрле милләт һәм конфессия вәкилләре дус һәм тату яши.
Мең елдан артык вакыт эчендә Татарстан өлешенә шактый сынаулар туры килде, аларны ул бер баскычтан икенчесенә күтәрелеп, намус белән җиңеп чыкты. Бу туган җирен яраткан, ата-бабаларыбызның гасырлар буе гореф-гадәтләрен хөрмәт иткән, алдагы буын казанышларына кадер-хөрмәт белән караган һәм республиканың алга таба чәчәк атуы өчен фидакарь хезмәт куйган кешеләр ярдәмендә мөмкин булды.
Бүген Татарстан - уникаль тарихы һәм үзенчәлекле мәдәнияте булган гаҗәеп төбәк. Республикабыз - Россия Федерациясенең әйдәп баручы регионнарының берсе, ул илдә генә түгел, ә чит илләрдә дә нефть, газ, химия, суднолар төзелеше, вертолетлар җитештерү һәм дөньякүләм танылган КАМАЗлар үзәге буларак танылган.
Республиканың икътисадый потенциалын ныгытуга Яр Чаллы халкы лаеклы өлеш кертә. Без мөһим социаль проектларны тормышка ашыруда актив катнашабыз. Соңгы алты елда шәһәрдә алты мәктәп төзелде, өстәвенә, аларның икесе быел. Яңа файдалануга тапшырылган балалар бакчалары өч яшьтән җиде яшькә кадәрге барлык балаларны да урыннар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Узган елдан башлап татар драма театры тамашачыларны яңа заманча бинада кабул итә, «Мастеровые» театрын төзү эшләре бара. Торак йортлар, сәламәтлек саклау учреждениеләре, бассейннар, спорт сарайлары, футбол манежлары төзелә, юллар ремонтлана.
Чаллы иминлеге - шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәткәрләренең, кече һәм урта бизнес, иҗтимагый оешмалар вәкилләренең, шулай ук Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан күрсәтелә торган ярдәмнең уртак нәтиҗәсе.
Алга таба да, бергә, яраткан шәһәребезнең лаеклы киләчәген тәэмин итәчәкбез, илнең көчле һәм чәчәк атучы төбәге буларак, Республикабыз Татарстан позициясен ныгытырбыз дип ышанам.
Бәйрәм белән сезне, Республика көне һәм Шәһәр көне белән!
Н. Г. Мәһдиев,
Яр Чаллы шәһәре мэры
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 30 август 2021, 07:33