Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 17 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

26 ноябрьдә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә Халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать буенча яшьләр фестиваль-конкурсын үткәрә.

Проектның максаты – халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнүче яшьләрне ачыклау һәм үз брендларын алга этәрүнең гамәли күнекмәләрен тапшыру аша аларның продукцияләренең сыйфатын арттыру.

Фестиваль-конкурста декоратив-гамәли сәнгать осталары һәм һөнәрчеләр (физик затлар, Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәрләр, юридик затлар) катнаша ала.

Катнашучыларның яше 14-35 яшь. Гариза шәхси җитештерүчедән яки коллективтан тапшырылырга мөмкин. Фестиваль-конкурс финалистлары үзләре турында һәм әзер продукция тәкъдим итеп сөйләгән видео-гариза нигезендә читтән торып билгеләнә.

Җиңүчеләрне билгеләү һәм фестиваль-конкурс нәтиҗәләрен игълан итү 26 ноябрьдә Казан шәһәре Петербург ур., 52 йорт адресы буенча IT-паркта «Таба» яшьләр этнофорумын уздыру вакытында узачак тантаналы чара кысаларында узачак.

Гаризалар 19 ноябрьгә кадәр сылтама буенча кабул ителә.

Сишәмбе, 16 ноябрь 2021, 11:33