Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 20 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

21 декабрьдә "Энергетик" мәдәният сараенда халык мәдәниятен үстерү һәм актуальләштерү максатыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы "Таткультресурсцентр" дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Түбән Кама, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнары һәм Яр Чаллы шәһәре халык сәнгате һөнәрләре осталары өчен күчмә семинар үткәрде.  

Чараның тантаналы ачылышында сәламләү сүзе белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, "Таткультресурсцентр"ның фәнни һәм нәшрият эшчәнлеге буенча директор урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Гөлназ Латыйпова чыгыш ясады.

Кунаклар алдында "Болгар" бию театры, "Мизгел" җыр театры, "Вольница" ансамбле, шулай ук Татарстан Республикасының атказанган артисты Фёдор Кузнецов һәм Олеся Шимон чыгышясады.

Чара кысаларында халык сәнгате һөнәрләре һәм кәсепләре күргәзмәсе, түгәрәк өстәл оештырылды.

Сишәмбе, 21 декабрь 2021, 17:53