Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 21 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Иң яхшы «Эколят кар шәһәрчеге» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы тәмамланды. Конкурста 4, 5, 6, 11, 16, 30, 35, 44, 46, 53, 72, 73, 75, 76, 81, 82, 88, 98, 99, 102, 104, 107, 126, 130 нчы – барлыгы 24 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр, тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары, педагоглар катнашты.

Конкурс кысаларында участокта дүрт әкият герое, уен элементлары һәм мәйданчыклары, төрле кар конструкцияләре, йортлар, таулар, сыннар ясарга кирәк иде.

Конкурсның муниципаль этабын үткәрү нәтиҗәләре буенча беренче урынны 44, 104, 107 нче мәктәпкәчә учреждениеләр алды, икенче урында 88, 75 нче балалар бакчалары, өченче урынга 6, 76 нчы балалар бакчалары лаек дип танылды.

Беренче урыннарны яулаган җиңүчеләрнең презентацияләре конкурсның региональ этабында катнашу өчен юлланды. 

Җомга, 11 февраль 2022, 15:16