Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 22 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов Шәһәр Советы депутатлары Рубин Бадиков һәм Илгиз Юнысов белән бергә «Жемчужина» шифаханәсендә булдылар һәм Мариупольдән күченеп китәргә мәҗбүр булганнар белән очраштылар.

Алар мариупольлылар белән аралаштылар. Кызлары белән элемтәне югалткан Грудины гаиләсенә кәрәзле телефон бүләк иттеләр. Шалаевлар гаиләсе соравы буенча күрү сәләтен тикшерү һәм күзлекләргә заказ бирү өчен «Оптический регион» медицина үзәгенә бару оештырылды.  

Кешеләр белән сөйләшкәндә, депутатлар кешеләрне беренче чиратта борчыган проблемаларны ачыкларга тырыштылар. Мөмкин очракта, барысына да кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк.

Моннан тыш, депутатлар мәҗбүри күченүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча исәп-хисап счетына 100 мең сумнан артык акча күчерделәр.

Сишәмбе, 12 апрель 2022, 16:55