15 апрельдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасында томан, яшен фаразлана. Төнлә һәм көндез яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге көчле явым-төшемнәр, секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил.
Яр Чаллыда болытлы һава көтелә. Яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда яшен, томан. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 17 метрга кадәр тизлектә.
Төнлә минималь һава температурасы +4..+7˚. Көндез максималь һава температурасы +6..+10˚.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 15 апрель 2022, 08:23