Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 11 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллыда 18 апрельдә 18:00дә «Энергетик» мәдәният сараенда «Студентлар язы – 2022» шәһәр студентлар иҗаты фестиваленең гала-концерты узачак. Анда шәһәрнең югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының иң яхшы иҗат коллективлары катнашачак. Быел фестиваль 23 нче тапкыр уза.

Фестивальдә катнашу өчен 180 коллектив үз гаризаларын тапшырган, шуларның 70е – «музыка»,  28е –  «хореография», 26сы –  «театр һәм оригиналь жанр», 28е – «журналистика/блогинг» (2021 елда 140 гариза булган).

«Студентлар язы» фестивале ел саен иң зур иҗади чара булып тора, ул яшьләргә эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү, төбәкнең мәдәни потенциалын үстерү һәм сәләтле студентларны ачыклау максатыннан үткәрелә.

Гала-концертка билетны, сылтама буенча үтеп, электрон рәвештә алырга мөмкин: https://mmoo-gorodskoy-studenches.timepad.ru/event/1992047/.

Ел саен үткәрелә торган фестивальне оештыручылар – , шәһәр Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе һәм мәдәният идарәсе ярдәме белән «Шәһәр студентлар советы» җирле яшьләр иҗтимагый оешмасы, «Нур» яшьләр үзәге, ТР Студентлар лигасы. 

Шимбә, 16 апрель 2022, 10:09