Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек вәкилләрен Җирле үзидарә көне белән котлады. Җирле үзидарә көненә багышланган чара Казанда «Корстон» КСККда узды.

«Бүген Татарстанның муниципаль хакимияте – идарәчеләрнең зур командасы, алар арасында җирле үзидарә депутатлары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, муниципаль хезмәткәрләр һәм территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең активистлары. Бу без һәрвакыт таяна торган команда. Сез халык белән, алдынгы урыннарда эшлисез, һәм мин ышанам ки, без куелган барлык бурычларны да бергәләп хәл итә алачакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов котлау чыгышында.

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев җитәкчелегендәге делегация бәйрәм чарасында катнашты.

Шимбә, 23 апрель 2022, 12:50