Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Ритейл базары экспертлары Россия ассоциациясе белән берлектә «Россия ритейлы атнасы» VIII халыкара бизнес һәм хакимият форумын үткәрә. Чара 2022 елның 6-9 июнендә Мәскәүдә, Халыкара сәүдә үзәгендә (Мәскәү, Краснопресненская ур., 12) узачак.

Форум үз мәйданында федераль һәм региональ ваклап сату челтәрләре, e-commerce ритейл, FMCG, IT һәм сервис компанияләре, җиһазлар белән тәэмин итүчеләр, банклар, федераль һәм региональ хакимият органнары, ритейлерлар тармак берләшмәләре һәм җитештерүчеләр вәкилләрен җыя. Форумның төп темасы: «Яңа чынбарлык шартларында Россия ритейлы». Базарда катнашучылар кризиска каршы үз карарлары белән, барлыкка килгән проблемаларны хәл итүгә һәм тармакны алга таба камилләштерүгә юнәлдерелгән фикер һәм тәкъдимнәр белән уртаклашачак.  

Чараның якынча программасы www.retailweek.ru рәсми сайтында урнаштырылган.

Дүшәмбе, 23 май 2022, 09:38