«Сабантуй – 2022» халык бәйрәме кысаларында безнең шәһәрдә гадәттәгечә «Сабан туе гүзәле» шәһәр конкурсы үткәрелә.
Конкурсның максаты – татар халкының телен, йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм популярлаштыру. Конкурста татар телен белгән 16-25 яшьлек югары сыйныф укучылары, югары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары, шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре катнаша.
Финалга барлыгы 12 хатын-кыз чыкты. Конкурс финалына әзерлек сайлап алу турыннан соң ук башланды. Кызлар белән вокал, хореография, сәхнә сөйләме, модель сәнгате буенча педагоглар; режиссер, модельерлар һәм визажистлар эшли. Конкурска әзерлекнең тыгыз графигына Яр Чаллы һәм Алабуга шәһәрләренең тарихи урыннары керде.
«Сабан туе гүзәле – 2022» шәһәр конкурсының финалы «Энергетик» мәдәният сараенда 16 июньдә 18:00 сәгатьтә узачак.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 3 июнь 2022, 14:01