Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

15 июнь көнне Табиблык-физкультура диспансеры хезмәткәрләре Яр Чаллы медицина көллияте студентлары-волонтерлары белән берлектә Марат Бибишев исемендәге Театр паркы территориясендә  #ЧтобыЖитьДолго мәгълүмати кампаниясенә багышланган акция үткәрделәр.

Медицина хезмәткәрләре һәм студентлар халыкка йөрәк-кан тамырлары авырулары, артериаль гипертонияне профилактикалауда туклану роле, миокард инфарктын икенчел профилактикалау, шулай ук диспансерлаштыру турында методик әдәбият тараттылар.

2 июньдә Татарстан Республикасында йөрәк-кан тамырлары авыруларының риск факторлары һәм диспансерлаштыруның мөһимлеге турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыру максатында бөтенроссия пациентлар берлеге тарафыннан оештырылган #ЧтобыЖитьДолго илкүләм мәгълүмат кампаниясе старт алды. 

Чәршәмбе, 15 июнь 2022, 16:11