Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бүген шәһәр ипподромында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Сабан туе узды. Бәйрәмне Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов ачып җибәрде.

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә инвалидлар җәмгыяте активистларын һәм спортчыларын бүләкләделәр.

Бәйрәм кунаклары өчен традицион ярышлар оештырылды: капчык киеп йөгерү, капчыклар белән сугышу, чүлмәк вату, аркан тарту, таяк тартышу, призлар кисү, шахмат һәм шашка, кул көрәше, көянтә белән йөгерү, гер күтәрү.

Гадәттәгечә, бәйрәмнең төп тамашасы – көрәш. Айрат Хуҗин 2022 елгы абсолют батыр исеменә лаек булды.

2022 елгы сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Сабан туе традицион ярышлар һәм шәһәрнең иң яхшы иҗат коллективлары һәм «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге катнашында концерт программасы белән дәвам итте. Бәйрәм кунакларына гадәттәгечә «Челны Холод» һәм «Славица» оешмаларыннан туңдырма тараттылар.  

Җомга, 17 июнь 2022, 16:40