Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

«Экологик экспертиза турында» 23.11.1995 елгы, №174-ФЗ Федераль законның 9, 14 статьялары нигезендә, «С.П.Титов исемендәге Картон-кәгазь комбинатының җитештерү-җылыту котельныйларын реконструкцияләү» объектының әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын бәяләүнең башлангыч материалларын да кертеп, проект документлары буенча җәмәгатьчелек фикер алышулары билгеләнде.  Тормышка ашыру урыны: Яр Чаллы шәһәре, БСИ, Народная ур., 1, «С.П.Титов исемендәге Картон-кәгазь комбинаты» территориясендә. Тормышка ашыруның максаты: өстәмә җиһазлар белән пар казаны урнаштыру. Гамәлдәге нормаларга һәм стандартларга туры китерү һәм котельня һәм тулаем җитештерүнең энергетика нәтиҗәлелеген арттыру. Заказ бирүче вәкиле (инициатор): Локтев Николай Федорович, адрес: Казан шәһәре, Ибраһимов пр., 58,  905 нче офис.

Тыңлаулар 22 июльдә 14:00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты бинасында (Хәсән Туфан проспекты, 23 йорт), 400 залда узачак. Әйләнә-тирәлеккә йогынтысын бәяләүнең башлангыч материаллары белән https://disk.yandex.ru/d/PHq5irTgx1QMLQ электрон рәвештә һәм документ рәвешендә шәһәр мэриясендә, 382 кабинетта 27 июннән 14 августка кадәр танышырга мөмкин.

Дүшәмбе, 20 июнь 2022, 16:15