Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

18 июньнән 5 июльгә кадәр Яр Чаллыда татар теле буенча “Без – Тукай оныклары" дип аталган төбәкара лагере уздырыла.

Балаларны “Росинка” сәламәтләндерү лагере үз территориясендә кабул итте. 

Әлеге смена ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы,  Яр Чаллы шәһәренең мәгариф идарәсе, 14 нче балалар һәм яшүсмерләр үзәге тарафыннан оештырылды. Монда төрле төбәкләрдән: Курган, Оренбург, Төмән, Башкортостан, Пермь, Ярославль, Ханты-Мансийск, Удмуртия, Магнитогорск, Свердловск һәм шулай ук Татарстантының шәһәр-районнарыннан 12-17 яшьлек 150 бала ял итә. “Без  Тукай оныклары" дип аталган төбәкара лагерена фән олимпиадаларында, интеллектуаль конкурсларда, фестивальләрдә җиңүчеләр һәм призерлар, фәнни-гамәли конференцияләрдә, форумнарда, иҗтимагый проектларда катнашучылар җыелды.

Смена дәвамында балалар уникаль мәдәни-белем бирү чараларында катнашачак, татар теле, тарихы һәм мәдәнияте буенча белемнәрен камилләштерәчәкләр. Мастер-класслар һәм конкурслар яшьләрне социальләштерүгә, рухи-әхлакый һәм милли яктан тәрбияләүгә ярдәм итәчәк.

Сишәмбе, 21 июнь 2022, 10:49