Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Тимергале Фәсах улы Фәсахов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярга котлау һәм бүләкләрне Комсомол районы хакимияте Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин тапшырды.

Тимергале Фәсах улы ТАССРның Минзәлә районы Гөлек авылында туган. Башлангыч мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. 1966 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Тимиргале Фәсах улы «Спецстрой» предприятиесендә эшли.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 5 июль 2022, 13:54