Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Замелекесье микрорайонында күпер корылмасын реконструкцияләү 70% ка диярлек башкарылган. Төзелеш мәйданчыгында бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев булды. Гостев урамы буенча Аэродромная урамыннан Батенчук урамына кадәрге участокта автомобиль юлын реконструкцияләү «Хәвефсез сыйфатлы юллар» илкүләм проекты һәм «Урам-юл челтәрен ремонтлау» республика программасы кысаларында башкарыла.

Реконструкциядән соң әлеге участокта машиналар йөрү өлеше икедән дүрт полосага кадәр артачак. 

Эшләр барышында ике юнәлештә дә җәяүлеләр тротуарлары төзекләндереләчәк, яктырту баганалары, юл билгеләре куелачак.

«Замелекесье микрорайонында бүген 40 меңнән артык кеше яши. Бу Зәй шәһәре халкы белән чагыштырырлык. Район алга таба да үсәчәк, шуңа күрә уңайлы шартлар тудыру мөһим һәм кирәк. Төзелеп килүче объект юлдагы хәрәкәтнең тизлегенә йогынты ясаячак. Янәшәдә генә муниципаль-шәхси партнерлык кысаларында төзелгән спорт объекты да чаллылылар арасында популяр. Икенче яктан  "Чаллы икмәге" сәүдә үзәге төзи. Якын-тирә территория дә тәртипкә китерелә. Хәзер елга үзәнен чистарту бара", - дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Шулай ук Гостев урамы белән Аэродромная урамы киселешендә светофор урнаштыру да планлаштырыла.

Дүшәмбе, 18 июль 2022, 16:53