Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 24 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков бүген Казан (Идел буе) федераль университетының Чаллы институтында булдылар. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән бергә алар институтның гамәлдәге инжиниринг үзәге мөмкинлекләре белән таныштылар, «КАМАЗ», «Форд Соллерс», «Хайер» индустриаль компанияләре ярдәме белән оештырылган фәнни-тикшеренү лабораторияләрен карадылар.

КФУның Чаллы институты директоры Мәхмүт Ганиев алдынгы инженерлык мәктәбе проектын гамәлгә ашыру кысаларында кампус территориясен төзү концепциясен тәкъдим итте.

Хәзерге вакытта Яр Чаллы институты «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте белән берлектә икътисадның югары технологияле тармаклары өчен  инженер кадрлар әзерләүгә һәм алдынгы тикшеренүләр үткәрүгә юнәлдерелгән «Кибер Авто Тех» инженерлык мәктәбе проектын гамәлгә ашыра.

Җомга, 26 август 2022, 15:53