Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 20 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бүген Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев «Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданы» дигән югары исемгә лаек булган чаллылылар белән очрашты. Очрашу OPEN CITY ресторанында узды.

«Безнең шәһәребез Татарстан Республикасы таҗындагы энҗе бөртеге. Әлбәттә, бу асылташны сез  яраткан балагыздай үстердегез һәм тәрбияләдегез. Һәр буынга да мондый батырлык кылу язмаган – кыска гына вакыт эчендә шәһәр һәм автомобиль заводы төзү бурычы куелмаган. Сезгә ил, Советлар Союзының күпмилләтле халкы өчен хезмәт куйганыгыз өчен һәм Чаллы шәһәрен таныткан өчен зур рәхмәт», – диде Наил Мәһдиев.

Яр Чаллыда «Шәһәрнең Мактаулы гражданы» исеме 1985 елдан гамәлдә.

Чәршәмбе, 31 август 2022, 17:24