Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллының 71 микрорайонындагы «Залесный» фельдшер-акушерлык пунктында яктылык һәм газ үткәрделәр. Су белән тәэмин итү челтәрләрен монтажлау башкарылды - якын арада яңа медицина учреждениесендә су барлыкка киләчәк.Төзелеш-монтаж эшләре 100%ка үтәлгән. Яңа җиһазлар китерелгән. Якындагы территорияне төзекләндерү тәмамланды. Яңа ФАП файдалануга тапшырылырга әзерләнә.

Әлеге медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы буенча төзелгән. Булачак ФАП 7нче поликлиниканың структур бүлекчәсе булачак һәм 71нче микрорайонда һәм якын-тирә территориядә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк дип планлаштырыла.
Пәнҗешәмбе, 13 октябрь 2022, 08:30