Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының универсаль педагогик компетенцияләре технопаркы базасында Россия математигы һәм математика икътисадындагы белгеч, математиканы популярлаштыручы, физика-математика фәннәре докторы, МФТИ профессоры, Россия Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты Алексей Савватеев лекциясе булды. Ул Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты каршындагы Кама математика үзәге җитәкчесе дә. 

Алексей Савватеев 5-8 сыйныф укучылары өчен «Хәрәкәт геометриясе һәм Наполеон мәсьәләсе» темасына лекорий үткәрде.  Лекцияне Чаллы шәһәре мәктәпләреннән, гимназияләреннән һәм лицейларыннан 299 укучы тыңлады.

Пәнҗешәмбе, 27 октябрь 2022, 10:40