Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне - Автозавод районында гомер итүче Нургаян Юныс кызы Шәрәфетдинова Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 100 еллык юбилее уңаеннан котлау хаты алды. Нургаян Юныс кызы 1922 елның 7 ноябрендә Татарстанның Чистай районы Галактионово авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда, Нургаян Юныс кызы туган авылында мөмкин кадәр ярдәм итә. Җәйге чорда басуларда пешекче булып эшли, тракторчыларны ашата. Соңыннан трактор, комбайн йөртүчесе була.

1947 елда кияүгә чыга. Бәхетле никахта 5 бала туа. Нургаян Юныс кызы үз авылының балалар бакчасында пешекче булып эшләвен дәвам итә. 1988 елда лаеклы ялга чыга. Яр Чаллы шәһәренә ул 1989 елда күченеп килә. Хәзер аны оныклары, оныкчыклары һәм хәтта оныкчыкларының балалары сөендерә.

Сишәмбе, 8 ноябрь 2022, 09:51