Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 9 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Балалар бакчасында волонтерлык хәрәкәте эшчәнлеген оештыру — ул баланың шәхесен формалаштыруга һәм үстерүгә йогынты ясауның уникаль мөмкинлеге, балаларыбызның ачык, намуслы, якыннарына риясыз ярдәмгә әзер патриотлар булып үсүенә гарантия.

Волонтерлык хәрәкәте кысаларында “Крепыш” балалар бакчасында “Солдатка хат” акциясе һәм “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!”хәйрия ярминкәсе оештырылды.

Ярминкәдә камыр ризыклары, кул эшләре, тәм-томнар, балалар китаплары һәм уенчыклар, ата-аналар һәм хезмәткәрләр белән берлектә әзерләгән эшләнмәләр сатылды.

Ата-аналар советы карары буенча җыелган акчалар (25 742,00 сум) тактик аптечкалар сатып алуга һәм хәрби хезмәткәрләребезгә ярдәм итүгә юнәлдерелде.


Якшәмбе, 15 гыйнвар 2023, 11:48