Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

11 февральдә “Татарстан чаңгы юллары”  чаңгы ярышлары узачак. Ярышта ел саен 10 мең кеше катнаша.

Чаңгы ярышларына старт сәгать 9.00 бирелә. Стартка беренче булып мәктәп укучылары  басачак. Алга таба профессиональ ярышлар башланачак, ярышлар иң көчле кызлар, хатын-кызлар, егетләр һәм ирләр арасында узачак. 10 сәгатьтә ветераннар йөгерешенә старт биреләчәк.

“Татарстан чаңгы юллары” ярышында тамашачы буларак та, спортчы буларак та теләге булган һәркем катнаша ала. Шулай ук профессиональ спортчылар иң көчлеләр ярышына чакырыла.

Ярышлар тантаналы рәвештә 11:00 сәгатьтә башланачак. Тантанадан соң ярышка шәһәр җитәкчеләре кушыла.


Пәнҗешәмбе, 2 февраль 2023, 13:21