Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 16 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Быел коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча федераль программа старт алды. Проектларны финанслау өчен акчалар Милли иминлек фондыннан, шулай ук субъектлар бюджетыннан җәлеп ителәчәк. "Башкарылган эшләр авариялелекне киметергә һәм халыкка күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев шәһәр мэры катнашындагы аппарат киңәшмәсе барышында.

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге заявкасы буенча 2023-2024 елларга якынча региональ программага гомуми суммасы 367 млн сумнан артык булган 6 су белән тәэмин итү объекты һәм 10 су чыгару объекты, шулай ук 470 млн сумнан артык булган 3 җылылык белән тәэмин итү челтәре объекты кертелгән. Гомуми суммасы 838 134 мең сум. Җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлау эшләре агымдагы елда гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көче белән башланачак.
Дүшәмбе, 15 май 2023, 10:06