Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 16 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

7 августта 39/06, 39/07, 39/11 йортлары ишегалдында җылы һәм күңелле күршелек бәйрәме узды. Чараның мактаулы кунаклары булып Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов, Шәһәр Советы депутатлары Флера Андреева һәм Андрей Елантьев чыгыш ясады. Күршеләр очрашуын «39 комплекс» ТИҮ рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова оештырды. Балалар өчен күңелле анимация программасы үткәрелде, аттракционнар эшләде, декоратив-кулланма иҗат осталарының искиткеч күргәзмәсе оештырылды.

Бәйрәм өстәле артында ветераннар утыра һәм самавырдан традицион чәй белән сыйлана. Комплексның актив халкы «Иң яхшы йорт яны территориясе», «Чәчәкле балкон» номинацияләрендә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр алды, шулай ук микрорайонның «Иң яхшы җыештыручысы»на да бүләк тапшырылды. Бәйрәмдә катнашучыларны үзләренең ялкынлы биюләре һәм җырлары белән "Чишмә" Халыклар дуслыгы йорты иҗат коллективлары сөендерде. Киләсе ишегалды бәйрәме 9 августта 17.30 сәгатьтә Энтузиастлар бульварында узачак.

Сишәмбе, 8 август 2023, 14:48