Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 7 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Чаллы хакиме Наил Мәһдиев хакимияттә узган аппарат киңәшмәсендә Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда актив катнашкан шәһәрдәшләргә һәм участок сайлау комиссияләрендә эшләүчеләргә  рәхмәт белдерде.

 «Күпләр гаиләләре белән килде. Бу безнең шәһәр кешеләренең активлыгын  дәлилли», – диде ул. 

Тавыш бирү көнендә чаллылылар югары активлык күрсәтте. Барлыгы сайлаучыларның 70,74% проценты тавыш бирде. 69,87 процент «Бердәм Россия»  партиясе өчен тавыш бирде. Россия Федерациясенең Коммунистлар партиясе  – 14,28 процент, «Новые люди» өчен  – 7,43 процент, ЛДПР – 4,39 процент, «Справедливая Россия» партиясе – 3,51 процент тавыш җыйды. 

Гадәттәгечә, республика парламентына 100 депутат сайлана: 50се – партия исемлекләре буенча һәм 50се – бер мандатлы сайлау округлары буенча.

Сишәмбе, 10 сентябрь 2024, 08:11