Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 24 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Кадерле чаллылылар!

Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән котлыйм!

Яңа ел алдыннан без узып баручы елга нәтиҗә ясыйбыз. Әлбәттә, Гаилә елы дип игълан ителгән 2024 ел безнең шәһәр өчен уңышлы һәм нәтиҗәле булды. 

Яр Чаллы шәһәре бер зур һәм тату гаилә. Безнең төп көчебез – күпмилләтле халыкның бердәмлегендә. Чаллы хәрби хезмәткәрләре махсус хәрби операция барышында бурычларын лаеклы үти, ә битараф булмаган шәһәрдәшләр даими рәвештә гуманитар һәм шефлык ярдәме җибәрә.

 Без сугышчыларыбызны хөрмәт итәбез, кадерлибез, яратабыз һәм аларга ышанабыз, җиңү белән өйгә кайтуларын көтәбез. Сәнәгать предприятиеләре, шәһәр учреждениеләре, оешмалары һәм кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре елны лаеклы нәтиҗәләр белән тәмамлый. 2024 елда «Яр Чаллы» алгарышлы үсеш территориясе республикабызда иң яхшысы булды.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән Чаллыда социаль-мәдәни өлкәне үстерү дәвам итә һәм әһәмиятле объектлар төзелә. Без юлларны, ишегалларны, мәктәпләрне, медицина учреждениеләрен, яшьләр үзәкләрен, спорт объектларын ремонтлыбыз һәм бу эшләрне дәвам итәчәкбез. Ярты миллионлы шәһәр актив эшли! Шәһәребезнең социаль-икътисадый үсешенә үз өлешен керткән һәр кешегә рәхмәтемне белдерәм.

Үзара ярдәмләшү, хөрмәт һәм шәфкатьлелек сыйфатлары – безнең төп рухи-әхлакый кыйммәтләребезнең берсе булып тора. Мин ышанам, 2025 елда без шәһәребезнең, республикабызның һәм илебезнең киләчәктә дә чәчәк атуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән барлык бурычларын уңышлы үтәрбез.

Кадерле чаллылылар! Сезгә чын күңелдән сәламәтлек һәм бәхет телим, Сезнең өйләрегездә җылылык, җыйнаклык һәм гармония хөкем сөрсен. Киләсе ел тынычлык, игелек китерсен һәм барлык өметләрне акласын!

                                                                              Иң изге теләкләр белән, Чаллы хакиме Н.Г. Мәһдиев

Дүшәмбе, 30 декабрь 2024, 08:31