Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Федерация» VI Бөтенрәссәй милли театрлар фестивалендә уңышлы чыгыш ясады. Фестиваль 2025 елның 21-29 сентябрендә Чечен Республикасы башкаласы Грозный шәһәрендә уза. Бу мөһим чара Россиянең милли театр коллективларын берләштерә, мәдәни багланышларны ныгытуга һәм театр сәнгатен үстерүгә ярдәм итә.
Фестиваль кысаларында безнең театр Х.Нурадилов исемендәге чечен дәүләт драма театры сәхнәсендә "Без - 41нче ел балалары" (М.Мәһдиев) спектаклен күрсәтте. Бу сугыш чорында үскән балалар язмышы турындагы драма. Спектакль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.
Чаллы театрының чыгышын тамашачылар һәм тәнкыйтьчеләр бик җылы кабул итте.
Фестиваль кысаларында Россиянең төрле почмакларыннан илебезнең күпмилләтле мәдәнияте байлыгын чагылдырган 13 иң яхшы спектакль катнаша.
Мондый әһәмиятле чараларда катнашу илебезнең мәдәни тормышында театрның мөһим ролен күрсәтә һәм милли театр традицияләрен саклап калуга ярдәм итә.



При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 26 сентябрь 2025, 15:07